Нәтиҗәләр саны: 10934000 (18841306), эзләү 0.431 секунд барды

Эзләү нәтиҗәләре

  1. Ул тарихны ясаучы шәхесләр рәтенә керә. гадел галәметдин. Остазларның остазы онытылмас // Чыганак: http://www.azatliq.org/
  2. Без аңа тирән ихтирамыбызны, рәхмәтебезне, истәлегебезне гомер-гомергә саклап, буыннан-буынга тапшырырбыз”, диде президент. гадел галәметдин. Остазларның остазы онытылмас // Чыганак: http://www.azatliq.org/
  3. Шәймиев сүзләренчә, Татарстанның югары җитәкчелеге һәрвакыт Хәсәновны тиешле дәрәҗәдә танып килгән. гадел галәметдин. Остазларның остазы онытылмас // Чыганак: http://www.azatliq.org/
  4. “Бу кеше үз сүзле, һәрвакытта үз максатына ирешүчән иде”, ди Шәймиев. гадел галәметдин. Остазларның остазы онытылмас // Чыганак: http://www.azatliq.org/
  5. үз эшчәнлеген Мансур Хәсәнов 50 -нче елларда ук галим буларак башласа да, татар җәмәгатьчелегенә ул күбрәк оештыручы, югары хакимият кешесе, әле Совет елларында ук татарның мәдәнияте өчен җаваплы баш түрә буларак билгеле. гадел галәметдин. Остазларның остазы онытылмас // Чыганак: http://www.azatliq.org/
  6. 1955 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң ул фән эшендә 6 ел гына була. гадел галәметдин. Остазларның остазы онытылмас // Чыганак: http://www.azatliq.org/
  7. Инде 1961 елда ук компартия өлкә комитетында эшли башлый - мәдәният һәм уку йортлары бүлекләрен җитәкли, гомумән идеология юнәлешен алып бара. гадел галәметдин. Остазларның остазы онытылмас // Чыганак: http://www.azatliq.org/
  8. Соңрак аның бу өлкәдәге сәләтләре Татарстан хөкүмәтенә билгеләнгәч тә кулланыла - Мансур Хәсәнов 1971 елдан алып 1992 -гә кадәр хөкүмәт җитәкчесенең иҗтимагый-мәдәни өлкәгә караган урынбасары булып эшли. гадел галәметдин. Остазларның остазы онытылмас // Чыганак: http://www.azatliq.org/
  9. Татар мәдәнияте, мәгарифе, фәне 21 ел Хәсәнов карамагында булды дияргә мөмкин, бу өлкәләрдәге бар мөһим карарлар аның аша үтә иде. гадел галәметдин. Остазларның остазы онытылмас // Чыганак: http://www.azatliq.org/
  10. үзгәртеп кору башланып, рәсми Казан күбрәк мөстәкыйльлек дауларга керешкәч, ул милли үсешкә дәүләт, хөкүмәт оешмаларын җәлеп итеп, Татарстанның үз Фәннәр Академиясен төзү һәм Татар Энциклопедиясен язу эшен җитәкли. гадел галәметдин. Остазларның остазы онытылмас // Чыганак: http://www.azatliq.org/